Халыкара инвалидлар көненә багышлана

2022 елның 2 декабре, җомга

1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Инвалидлар унъеллыгы азагында (1983-1992) БМО Генераль ассамблеясе үзенең резолюциясе белән 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне (International Day of Disabled Persons) дип игълан итте. Аның максаты – җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә инвалидлар хокукларын алга сөрү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү.

Күрсәтелгән унъеллык инвалидларның хәлен яхшырту һәм алар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итү максатларында мәгълүматлылыкны арттыру һәм чаралар күрү чоры иде. Соңрак БМО Генераль Ассамблеясе БМО әгъза-дәүләтләрен ел саен, инвалидлык белән авыручылар җәмгыяте тормышына интеграцияне күздә тотып, көн истәлегенә чаралар үткәрергә өндәде.

2022 елның 1 декабреннән Татарстан Республикасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды, ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен республика буенча күптөрле чаралар узачак: хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекторияләр, мастер-класслар, фильмнар күрсәтү һәм башкалар.

Декада кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре берничә чара планлаштырдылар: консультация өстәлләре, лекцияләр, семинарлар, шәһәр һәм ведомство буйсынуындагы район инвалидлары өчен акцияләр. 01.12.2022 көнне буклетлар тарату буенча «Белемле кулланучы» акциясе уздыру, 02.12.2022 көнне Хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен пансионатта лекцияләр, 06.12.2022 көнне «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә «түгәрәк өстәлләр», кулланучылар өчен дежурлыклар һәм акцияләр «Радужный» сәүдә үзәгендә, «Арзан» СҮдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация уздыру планлаштырыла.

Моннан тыш, шундый ук чаралар ведомство карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә дә узачак.

Чара барышында «Татарстан кулланучылар хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылачак. Шулай ук «кайнар линия» телефонының көндәлек эше турында исегезгә төшерәбез: 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International