Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планын үтәү йөзеннән, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча класстан тыш чаралар үткәрә.
Әйтик, хокукый белем, кулланучы хокуклары турында мәгълүмат бирү максатыннан Гөлнара Габдрахманова Урыссу интернат-мәктәбенең 6-7-8 нче сыйныф укучылары өчен хокукый культураны күтәрү буенча лекция үткәрде. Шулай ук «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әлмәтнең №19 мәктәбе»дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә балалар һәм ата-аналар белән очрашу оештырылды.
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Гүзәлия Абдуллина өлкән сыйныфлар өчен Игелек дәресләре үткәрделәр. Кечкенә лекциядән соң барлык балаларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау программасы логотибы төшерелгән канцелярия товарлары, шулай ук буклетлар һәм газеталар тапшырылды.