«Ышаныч телефоны» эшли

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез: «ышаныч телефоны» буенча Коррупциягә каршы тору белән бәйле булмаган мәгълүмат бирелми. Линия хезмәткәрләрнең хокуксыз гамәлләрен булдырмау һәм физик һәм юридик затларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү максатыннан эшли. Моннан тыш, гражданнар гариза, шикаять һәм тәкъдимнәрне язмача юллый, яисә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарны шәхси кабул итү вакытында бәян итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International