Республика Олимпиадасы призерларын һәм оештыручыларын бүләкләү

2022 елның 9 декабре, җомга

Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре тәрбия эше буенча муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органына караган районнардан 1069 укучы катнашты.

2022 елгы Олимпиада нәтиҗәләре буенча Чистай муниципаль районының 2 нче лицеенда 9 нчы сыйныфта укучы Ханжина София «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинациясендә җиңүче булды. Ул грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыпович исеменнән Рәхмәт хатлары белән тантаналы рәвештә түбәндәгеләр бүләкләнделәр:

Зелинский Руслан Владимирович - Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче лицее директоры (лицей бинасында Олимпиаданың 3 нче этабы узды);

Колпакова Катерина Владимировна - Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче лицее тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы (Олимпиада призеры);

Балякина Ольга Ивановна - «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ мәгълүмат-методика бүлеге башлыгы;

Кәримова Гөлнара Хәмит кызы - «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге» МКУ тәрбия эше буенча методисты;

Яруллина Рәисә Габделбәр кызы - «ТР Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ өлкән методисты;

Егоров Владимир Геннадьевич - «ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МУ методисты;

Киселева Мария Васильевна - Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Кызыл Октябрь мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

Гомәрова Венера Ранис кызы - ТР Нурлат шәһәре 3 нче мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы.

Киләсе елда мәгариф учреждениеләре укучылары да «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында актив катнашырлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешерләр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International