Кибәче авыл җирлегендә куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

2022 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кибәче авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тәкъдим ителергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында сүз барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар турында да аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International