«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәр һәм дөрес куллану тәртибенең гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының барлык ведомство районнарында Олимпиада үткәргәндә гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаштылар.
Гадел көрәш нәтиҗәсендә һәр катнашучы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен сынап карый алды. Нәтиҗәдә, Бөгелмә муниципаль районы буенча 7 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең берьюлы ике укучысы призер булды. Дарья Некрасова - 10 а сыйныф укучысы 3 дәрәҗә Диплом алды, Алина Бәдретдинова - 9 в сыйныф укучысы «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен» номинациясендә билгеләнде.
Укучыларга кураторлык иткән Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Валентина Фәтхуллина һәм Әлфия Галиева Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.