Укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр формалаштыру максатларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Территориаль орган карамагындагы районнарында Олимпиада үткәргәндә гомуми белем мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова «Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Шулай ук ул укучыларны өйрәткән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәнил Әюповка Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге бүләк белән ул инде икенче ел рәттән билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International