«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 2022 елгы Олимпиада призерларын бүләкләделәр

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2022 елгы Олимпиада призерларын, шулай ук балаларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.

2022 елда Татарстан Республикасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага Олимпиада унынчы тапкыр уздырылды.

2022 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина тантаналы рәвештә номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләде:

- Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод урта мәктәбе укучысы Зарипов Илһам һәм КФУның Алабуга институтының «Университет» мәктәбе укучысы Закиров Кәрим «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен » номинациясендә;

–  «Җиңүгә омтылыш һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен» номинациясендә  - Яр Чаллы шәһәренең 79нчы Лицей интернатында укучы Котлиев Нәфисә;

- «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» - Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясе укучысы Шанина Анастасия;

- «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен» - Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе укучысы Талипова Арина.

Педагоглар Гыйматдинов Руслан Рәфис улы, Хөсәенов Илдар Илгиз улы, Черникова Станислав Владимировна, Нуртдинова Эльвира Роберт кызы, Чернова Ульяна Геннадьевна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов имзалаган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Барыгызга да яңа үрләр һәм зур казанышлар, еллык энергия запасы һәм бетмәс ныклык телибез. Яңа ел һәркемгә шатлык, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International