Тәтеш районы укучылары ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасында актив катнашалар.
26 декабрьдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды, анда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин да катнашты.
Рифат Сөнгатуллин үз чыгышында 2013 елдан 2022 елга кадәр узган Олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләде. Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта мәктәбенең сигез ел дәвамында бу Олимпиадада актив катнашуын билгеләп үтте. Монда мәктәп директоры Расих Шаһаевның өлеше зур, диде ул.
II дәрәҗә призер дипломы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасының исемле кубогы һәм кыйммәтле бүләк белән ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Хаярова бүләкләнде.
Төрле номинацияләрдә республика Олимпиадасының тагын 4 призеры грамоталар белән билгеләп үтелде.
ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта мәктәбе җиңүче дипломы һәм республика Олимпиадасының исемле Кубогы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта мәктәбенең мәктәп директоры - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Расих Шаһаев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.