Сарман районында кулланучылар базарының торышы һәм үсеш проблемалары буенча күчмә чара

2013 елның 26 июле, җомга
Сарман районында кулланучылар базарының торышы һәм үсешенә багышланган киңәшмә булып узды
2013 елның 25 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаралар планы нигезендә, Сарман муниципаль районы хакимиятендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов катнашында, Сарман районы территориясендә сәүдә һәм җитештерү эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Абдулкасыйм улы Закиров, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Лаис Һади улы Нуртдинов,   Сарман муниципаль районы прокуроры Ришат Ринат улы Галимов, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зәй районындагы территориаль бүлеге начальнигы Рамил Габдулла улы Галиев, РФ ЭЭМ Сарман районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Салават Сәгыйт улы Галимов, “Алкоторг” ҖЧҖнең сатулар буенча директоры Санҗар Әнвәрбәк улы Ашуралиев, Сарман районы авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Абдулкасыйм улы, киңәшмәне ачып, чарада катнашучылар игътибарын карап тикшерелә торган мәсьәләләрнең Татарстан Республикасы җитәкчелегенең даими контрольлегендә тотылуына һәм кулланучылар базарында эшне координацияләү, аны тәртипкә китерү мәсьәләләрендә мондый киңәшмәләр үткәрүнең мөһимлегенә юнәлтте.
Сарман районының “Кулланучылар базары торышы һәм аның үсеш проблемалары турында” доклад белән Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов чыгыш ясады. Фәннур Гәптелбәр улы үзенең чыгышында районның кулланучылар базары буенча җитештерүчеләр белән сәүдә арасында үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен, Сарман районында алкогольле продукция һәм сыра сату белән бәйле рәвештә килеп туган хәлләр, алдагы чор белән чагыштырып, алкогольле продукция һәм сыра сату күрсәткечләре буенча мәгълүматлар,  алкогольле продукция һәм сыра сату белән бәйле проблемаларны, социаль әһәмиятле азык-төлек белән тәэмин итү проблемаларын яктыртты. Ф.Г.Хамматов районның сәүдә предприятиеләрендә сатыла торган социаль әһәмиятле азык-төлек  ассортиментын саклау, продукциянең сыйфаты һәм сәламәтлеккә куркынычсызлыгы мәсьәләләрен игътибар үзәгенә алды. Кулланучылар базарында, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә, хокук бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, башка контрольлек-күзәтчелек хезмәтләре белән бергә уртак эшне көчәйтү, шулай ук проблемаларны хәл кылуда бердәм якын килүләрне эшләү мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. РФ ЭЭМ Сарман районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Салават Сәгыйт улы Галимов үзенең чыгышында башкарылган эшләр турында сөйләде. Чыгышында ул “Ике төрле билгеләнештәге” спиртлы продукция сатуны ачыклау проблемаларына тукталып үтте, фактлар китерде. Үткәрелгән чара кысаларында Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең, аерым алганда: “Сарман икмәге” ҖЧҖ, “Сарман минераль су заводы” ҖЧҖ, “Сарман ите” компаниясе” СПКХ, “Агромастер” ПК ҖЧҖ, ХЭ Салихова А.Ф., “Татспиртпром” ААҖ, “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ, “Болгар сырасы” ААҖ товарларының күргәзмә-дегустациясе оештырылды. “Сарман минераль су заводы” ҖЧҖ вәкилләре заводның “Сармановская” эчәргә яраклы артезиан суын, “Анютины сказки” татлы газлы эчемлекләрне җитештерүе, товарларының республикабыз территориясендә генә түгел, аннан читтә дә сатылуы турында сөйләде. “Сармановская” суы районның экологик яктан чиста урынында урнашкан 82 метр тирәнлектәге артезиан коесыннан алына. “Сармановская” шунда ук, чыганак тирәсендә үк диярлек, шешәләргә тутырыла, бу исә чистартылмаган су алып китүне булдырмый калу, барлык санитария нормаларын һәм микробиология буенча таләпләрне үтәү мөмкинлеге бирә икән. 2012 елда “Сармановская” эчәргә яраклы газлы артезиан суы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләр күрсәтүләре” конкурсында лауреат буларак танылган. “Сарман ите” СХПК вәкилләре дә үзләренең производствосы турында бик күп кызыклы фактлар китерде. Комбинатка 2009 елда нигез салынган. Компания ит продуктлары  – иң беренче чиратта кулдан һәм автомат ярдәмендә пилмәннәр ясау белән шөгыльләнә. Завод көн саен 6 тонна пилмән җитештереп, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Татарстанның якын-тирәдәге районнарының сәүдә челтәрләренә озата. “Татспиртпром” производствосының алкогольле продукциясе ассортименты, сәүдә вәкилләренең эше турында “Алкоторг” ҖЧҖнең ТРда сатулар буенча директоры Санҗар Әнвәрбәк улы Ашуралиев сөйләде. “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ производствосының сыра ассортиментына “Эфес-Москва” ҖЧҖнең сатулар бүлеге супервайзеры Николай Юрьевич Петров тукталып үтте, “Болгар сырасы” ААҖнең территорияне үстерү буенча төбәк менеджеры Антон Валерьевич Калугин шушы заводның продукциясе  турында мәгълүматлар җиткерде. Киңәшмә тәмамланганнан соң гражданнарны шәхси кабул итү барышында (әлеге чара турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан хәбәр ителгән иде) теләге булганнар Ф.Г.Хамматовка үзләрен борчыган сорауларын бирде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар алынды. Гражданнарга килеп туган теге яки бу хәлләрдә хокуклары һәм хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International