29 декабрьдә администрация залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXIV утырышы булды.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гоголева Ирина Васильевна Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Ирина Васильевна «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уздырыла торган республика Олимпиадасында катнашу өчен үз укучыларын беренче ел гына әзерләми һәм берничә тапкыр алар призлы урыннар да алган.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 сентябрендә чираттагы Олимпиада старт алды, анда Ирина Гоголеваның укучысы Рената Галиева өченче турга чыкты.
Олимпиаданың максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гомуми белем учреждениеләре укучыларының иҗади потенциалын ачуга, үз хокукларын яклауга кызыксынуны арттыруга һәм актив гражданлык позициясен булдыруга ярдәм итү.
Гоголева Ирина Васильевнага талантлы укучылар һәм уңышлар телибез! 2023 елда яңа җиңүләр көтәбез!