Интернет-кибеттән сатып алынган товардан баш тарту

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы онлайн сатучыга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Гражданка С. сүзләренә караганда, Интернет кибеттән сатып алынган телевизорны кире кайтарырга теләмәвен, сатучы кире кайтарып яки алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә таянып аңлата.

Бүлек хезмәткәре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләренең 26.1 статьясы һәм 41 п. нормалары нигезендә сатучы адресына дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтте.

Товарны сатуның дистанцион ысулы белән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарны кире кайтару аның куллану үзенчәлекләре һәм товар төре, әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта мөмкин. Кулланучының көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документының булмавы аны әлеге сатучыдан техник яктан катлаулы көнкүреш товарын сатып алуның башка дәлилләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Бу вакыйга уңышлы тәмамланды, кулланучыга сәүдә оешмасы тарафыннан түләнгән акча кире кайтарылда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International