Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 2022 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин бүлекнең 2022 елдагы эшенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә үткәрде.

Мониторинг үткәрү һәм бәяләр үзгәрү динамикасы турында әйдәп баручы белгеч- эксперт Лилия Шәңгәрәева чыгыш ясады. Мониторинг - мәгълүмат җыю һәм анализлау өчен өзлексез, методик процесс. Бу юнәлештә аларның сыйфатлы үткәрелүе һәм базар конъектурасының үзгәрешләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты вәкилләренә тиз арада җиткерелүе билгеләп үтелде.

Террорчылыкка каршы юнәлештәге эш һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч Геннадий Шишковны тыңладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вазыйфаи затның үз хезмәт вәкаләтләрен табышлы яки башка шәхси кызыксыну белән файдалану, бу оешма яки гражданнарның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын сизелерлек бозуга, шулай ук закон белән саклана торган дәүләт яки җәмгыять мәнфәгатьләрен бозуга китергән РФ Җинаять кодексының 285нче маддәсе нигезендә вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану буларак аңлатыла.

Коррупция факторларын булдырмау максатында шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга анкеталау, югарыда күрсәтелгән тематикага киңәшмәләр уздырыла.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләренә күзәтү белән әйдәп баручы белгеч Светлана Заботина чыгыш ясады. Ел дәвамында мөрәҗәгатьләрнең тематикасы Интернет-сәүдә һәм товарлар сатып алуның дистанцион ысулы белән бәйле мәсьәләләргә күчте. Үз чыгышында билгеләп үтелгәнчә, мөрәҗәгатьләр закон чыгаручы билгеләгән срокларда, аларның тематикасына һәм ситуациянең катлаулылыгына карамастан, тикшерелә.

Йомгак ясап, бүлек башлыгы, гомумән алганда, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшен канәгатьләнерлек дип танырга кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International