Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнар хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы-2023» массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Барлык районнарда узган спорт чараларында иң көчле спортчылар, шулай ук теләгән һәркем: предприятие, оешма һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашты. Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнаша, яраткан спорт төренә үз гаиләләрен дә җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International