2023 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында 2022 елда территориаль орган эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә территориаль органның барлык хезмәткәрләре, районнарның территориаль органына караган Башкарма комитет вәкилләре катнашты, районнардагы белгечләр видео-конференц-элемтә буенча тоташтырылды. Киңәшмәне территориаль орган кураторы Юрий Митюшкин алып барды.
Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева эшчәнлек нәтиҗәләренең уңай якларын да, булган җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте.
Киңәшмәдә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контроль; кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау; кулланучылар хокукларын яклау; декларацияләү, лицензияләү һ. б. юнәлешләр кузгатылды.
Территориаль орган эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәяләр рейтингын анализладылар.
2023 елга территориаль орган алдында түбәндәге бурычлар куелды:
- алкогольле һәм спиртлы продукциянең, сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмау буенча Юл картасында каралган чараларны үтәү буенча муниципаль хакимият органнары, хокук саклау органнары белән уртак эшчәнлекне дәвам итү;
- Татарстан Республикасы алкоголь базарының торышын бәяләүнең индикатив күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү;
- БДАМС системасының эшләвен контрольдә тотуны тәэмин итү,
- социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрүне дәвам итү;
- Татарстан Кулланучылар берлеге, «Татспиртпром» АҖ, муниципаль хакимият органнары белән берлектә республиканың күрше төбәкләре белән чиктәш территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында алкоголь продукциясен сату программасын һәм сәүдә объектларын, кече авыл торак пунктларын тәэмин итү программаларын үтәүне тәэмин итү;
- алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә дә сәүдә объектларының гомуми саны кимүгә юл куймаска;
- кулланучылар хокукларын яклау бүлеген тулыландыру эшен яхшырту.