Кукмара районының Починок-Кучук авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны чишү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара вакытында мәгълүмати буклетлар таратылды.
Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары территориаль орган белгечләренә әлеге чараны оештыру һәм үткәргән өчен зур рәхмәт белдерделәр.