Менделеевскида алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы утырышы уздырылды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, Менделеевск РҮХ, УФССП вәкилләре катнашты.

Координация советы кысаларында 2023 елның гыйнварында алкогольле продукцияне сату нәтиҗәләре, ачыкланган хокук бозулар, штрафларны кайтару, үткәрелгән профилактик чаралар саны, чик буе районнарында урнашкан авыл җирлегенең сәүдә объектларында адреслы программа, Татарстан Республикасында җитештергән алкогольле продукцияне сәүдә объектларына җибәрү буенча гаризаларны үтәү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышта шулай ук проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Барлык сораулар аерым контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International