Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе 2023 елгы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасын игълан итте - «Чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү».
Азык-төлек һәм энергиянең бәясе тиз арту бөтен дөнья кешеләренә тәэсир итә, үсештә булган илләрдә миллионлаган кеше ярлылык сызыгына эләгә. Соңгы буын тормышындагы иң зур кризис шартларында, энергия дөньясы тәэмин итү һәм климат үзгәрү проблемаларына кискен җавап биргәндә, проблеманы чишү ысулын табарга кирәк.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның актуаль аспектларын аңлатып, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән гражданнарга мәгълүмат җиткерүгә һәм консультация бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре шәхси мөрәҗәгатьләре вакытында сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультатив һәм гамәли ярдәм күрсәтә (Һади Такташ ур., 94 йорт, шулай ук 277-94-96 телефоны буенча).