Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында узачак.
Кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья кулланучылары алдында торган актуаль проблемага игътибарны җәлеп итү өчен берләшә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучылар хәрәкәте тотрыклырак дөнья төзүдә мөһим роль уйный ала. Кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен яклау һәм киңәйтү һәрвакыт сәламәт, тотрыклы әйләнә-тирә мохитне, ресурсларны гадел бүлүне, сәламәт туклану рационын, органик продукциягә күчүне, экологик чиста куллану пакетларын, ТКХ өлкәсендә энергияне саклауны үз эченә алган ресурсларны рациональ куллануны тәэмин итү белән бәйле.
Әгәр хәзер җитештерүчеләр һәм барлык халык экологик чиста товарларга, электр энергиясен саклауга күчүне башламаса, кыска вакыт эчендә экология коточкыч хәлдә булачак, бу тагын да зуррак катаклизмнарга һәм авыруларга китерәчәк. Безгә барыбызга да килеп туган проблеманы хәл итү өчен көчләрне берләштерергә кирәк.
Энергия җитештерү һәм куллану, үз чиратында, дөньядагы иң зур парник газлары чыганагы. Парник газлары климат үзгәрүенә сәбәпче булганга күрә, бөтен дөнья илләре энергия җитештерүгә үз карашларын үзгәртеп, экологик чиста энергиягә күчү максатында актив эшчәнлек алып баралар.
Нәкъ менә кулланучылар сайлавы товарлар һәм хезмәтләр җитештерүгә сакчыл карашларны бөтен җирдә кертүгә йогынты ясый ала.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы консультация үзәге 2023 елның 10 мартыннан 17 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Кызыксындырган мәсьәләләр буенча белгечләрнең консультацияләрен гражданнар түбәндәге телефоннар буенча ала алачак: 884366 3-28-93 (Арча, Әтнә районы), Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.
Дистанцион консультацияне электрон почта аша да алырга мөмкин: Arsk.Gosalcogol@tatar.ru.