Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең «Алтын Ай» сәүдә үзәге территориясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган акция үткәрелде.
Акциянең төп максаты булып халыкның куллану һәм хокукый белемнәрен арттыру, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында мәгълүмат бирү, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати - агарту буклетлары тарату тора. Һәр буклетның кызыксындырган мәсьәлә буенча үз тематикасы һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен территориаль органнарның телефон номерлары да бар.
Белгечләр мондый акцияләрне Яр Чаллы шәһәренең башка сәүдә объектлары территориясендә дә оештырачак.