Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Центральный рядъ» сәүдә үзәгенең шәхси эшмәкәрләре һәм сатучылары белән очрашу үткәрделәр. Эшмәкәрләр белән очрашу 2023 елда «Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында уздырыла торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»нә багышланган иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең максаты - сәүдә үзәге эшкуарларына һәм сатып алучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эше турында мәгълүмат бирү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату һәм консультация үткәрү.
Очрашуда сатып алучының сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару турындагы таләпләре, товарны экспертизалау тәртибе, сатып алучының күләме, формасы, төсе һәм кайтару вакыты буенча туры килмәгән сыйфатлы киемне алыштыру турындагы таләпләренең законлылыгы буенча сатучыларның конкрет ситуацияләре һәм гамәлләре каралды.
Белгечләр тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы законының төп нигезләмәләре аңлатылды, очрашуда катнашучылар РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән таныштылар.
Сатып алучылар чарага теләп кушылдылар һәм үз хокуклары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган файдалы мәгълүматлы буклетлар тапшырылды, шулай ук «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде, аның буенча теләгән һәркем кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, түләүсез ярдәм ала ала.