Актаныш районындагы ветераннар йортына килүчеләр белән очраштык

2023 елның 14 марты, сишәмбе

2023 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Флорит Минһаҗев Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы ветераннар йортына килүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде. Чара барышында 15 мартта билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә аерым игътибар бирелде. Шулай ук кулланучыларга РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы төп статьялары аңлатылды. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде һәм кулланучылар өчен рус һәм татар телләрендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның барысына да Яр Чаллы территориаль органында һәм Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетында «кайнар линия» эше турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International