2023 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Яшел» яшәү рәвеше» темасына балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Конкурсның бурычы - балаларга куллану хокук мөнәсәбәтләренә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга һәм дөнья проблемаларына үз мөнәсәбәтләрен белдерү мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт иде. Конкурска кергән эшләр шәхессезләндерелгщн һәм номерланган иде. Компетентлы жюри тарафыннан эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә, бәяләү балы 1дән 5кә кадәр:
- рәсемнең эчтәлеге һәм конкурс темасына туры килүе;
- идеянең оригинальлеге;
- иҗади ният;
- башкаруның матурлыгы һәм ачыклыгы.
Жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча конкурсның җиңүчеләре билгеләнде, алар Арча районының 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары:
1 урын – Мәрхәбә Рәхимова;
2 урын - Нияз Нуриев;
Арча районының 5нче гимназиясе укучылары Ралина Йосыпова һәм Данияр Йосыпов призер булдылар.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика ярдәмче программасы логотибы белән кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да җиңүләр телибез!