19.03.2023 көнне начальник урынбасары Р.З. Гыйззәтов Казан территориаль органы коллективы белән берлектә «Зөя утрау-шәһәре» тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейларга (күргәзмәләргә, милли бәйрәмнәргә) бару Татарстан Республикасы Президентының «2023 елны Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү турында» 20.10.2022 елның ПУ-750 номерлы Указын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны үтәү кысаларында башкарыла.
Зөядә музей комплексы формалашкан, ул берничә экспозиция киңлегеннән тора. Аңа Свияжск тарихы музее (4 корпус), Гражданнар сугышы музее, рәссам Геннадий Архиреев музее, сәнгать галереясе, «Иске су күтәрү манарасы» күргәзмә залы керә. 2018 елда Россиядә уникаль һәм бердәнбер Археологик агач музее «Татар бистәсе» ачылды, ул мәдәни катлам табышлары экспозиция объектларына әверелде.