Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Алабуга районы КФҮ ДБУ филиалында халыкка консультация үткәрелде.
Чара барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды. Гамәлдәге закон кысаларында техник яктан катлаулы товарларны экспертизалау нигезләре турында, шулай ук сыйфатсыз товарны кайтару процедурасы аңлатылды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дәгъва белдерүләре үрнәкләре белән мәгълүмати буклетлар таратылды.