Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кутлушкино авылында Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеенда булдылар.
Чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы халык сәнгатен популярлаштыру, Татарстан халыкларының мәдәни традицияләрен һәм этномәдәни күптөрлелеген саклау максатларында үткәрелә. Татарстан Россия Федерациясенең иң күп милләтле территорияләренең берсе булып тора һәм һәр милләт үзенең уникаль мәдәни мирасына һәм традицияләренә бай. Алар барысы да үз мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклыйлар.
Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее Кутлушкино авылында 1993 елдан бирле эшли. Башта музей клуб бинасында урнашкан була, ә 1999 елдан аны республика билгеләнешендәге мәдәни мирас объекты булган сәүдәгәр Сайфутдин йортында урнаштырганнар. Бу йортта Гаяз Исхакый, туган иленә кайтканда, күп тапкырлар килгән. Кызганычка каршы, язучының туган һәм үскән йорты сакланмаган.
Музей экспозициясендә татар язучысының туган һәм үскән авыл тарихы ачыла, аның гаиләсе турында мәгълүматлар китерелә. Экспозициянең шактый өлеше Гаяз Исхакыйның тормышына, әдәби иҗатына, журналист һәм педагогик эшчәнлегенә багышланган, мемориаль предметлар, документлар, китаплар, документаль, фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителгән.
Музейның бер залы Г.Исхакыйның әтисе мулла-хәзрәт Гыйләҗетдин йортының көнкүреш атмосферасын яңарта. Татар йортының интерьеры, кием-салым, эш кораллары XIX-XX гасырлар чигендә татарларның тормыш үзенчәлекләре турында сөйли.
Экспозициянең соңгы өлеше Г.Исхакыйның иптәшләренә, галим-тикшеренүчеләргә, эмигрантларга багышланган. Залда фотолар, документлар, публицистик материаллар тәкъдим ителгән.
Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееның даими экспозициясендә 3000гә якын экспонат тәкъдим ителгән.
Территориаль орган белгечләре музей хезмәткәренә Гаяз Исхакый тормышы турында эчтәлекле чыгышлары өчен зур рәхмәт белдерделәр һәм бәяләмәләр китабында язма калдырдылар.