Апрель аенда барлык шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларның тышкы кыяфәтен чистарту максатыннан өмәләр уздырыла. Хезмәт коллективлары коймаларны буяп, газоннар утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар, парклар, балалар мәйданчыклары төзекләндерәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы коллективы үз территориясендә һәм офиста тәртип урнаштырды: административ бина тирәсендәге территорияне чистарттылар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне юдылар.
Өмә - корпоратив рухны күтәрү, коллективта психологик климатны яхшырту, дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру өчен искиткеч ысул.