Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе ветеранның өендә булды

2023 елның 5 мае, җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең Киров районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Антипина янына килде.

103 яшьлек Людмила Алексеевна кунакны үзе каршы алды, үз тормышы турында сөйләде.

Җәүдәт Әхмәтханов ветеранга Хөкүмәтнең котлау открыткаларын һәм Бөек Җиңү хөрмәтенә бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International