Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2023 елның 9 мае, сишәмбе

2023 елның 9 Маенда, Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көндә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 1927 елда туган Бөек Ватан сугышы ветераны Ногманов Тәлгать Ногман улы һәм сугыш ветераны Муллагалиев Бари Вәли улының хатыны Магъфуру апаның өендә булдылар.

Бәйрәм хөрмәтенә азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ел саен ветераннар өчен бу игътибар билгесе мөһим. Бу көннәрдә кайгырту һәм игътибар аеруча кыйммәт.

Очрашулар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. «Кулланучыга истәлек» буклетлары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, территориаль органның контакт мәгълүматлары белән визиткалар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Ветераннар Арча территориаль органы хезмәткәрләренә күрсәткән игътибарлары һәм матур теләкләре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Шул ук көнне Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Советлар Союзы Герое Леонид Соколов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International