Җиңү көне илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе.
1945 елның 9 май көне бездән ел саен ераграк китә, әмма без элеккечә үк бу җиңүнең халкыбызга нинди бәягә эләгүен, безнең әтиләребез һәм бабаларыбыз үз Ватанын ничек яратканын, саклаганын һәм яклаганын хәтерлибез.
Бүгенге чынбарлыкның төп бурычларының берсе - тарихи хакыйкатьнең какшамаслыгын яклау, Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы, совет халкының фашист Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәр формалаштыруга ярдәм итү. Безнең уртак бурычыбыз - совет халкының фашизмга каршы көрәштәге батырлыгы турында истәлекне саклау.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Җиңү диктантын язуда катнаштылар; РФ Дәүләт хезмәтләре аша сугышчылар өчен открыткалар рәсмиләштерделәр; хезмәткәрләрнең балалары «Җиңү тәрәзәләре», «Геройлар стенасы», «Хәтер шәме» һәм «Без Бөек Ватан сугышы геройлары турында хәтерлибез» акцияләрендә катнаштылар.
Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре 2023 елның 9 маенда Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган тантаналы чараларда актив катнаштылар: гаиләләре белән бәйрәм концертында булдылар; «Җиңү өчен!» дип аталган театраль тамашада катнаштылар.