Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәрендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.
Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка, аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.
Контрольдәге субъектка аларның эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләр телдән аңлатыла. Аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләнелде. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектка әлеге өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр иттеләр.