Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында музейларда булдык

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова коллектив белән берлектә Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның юлдашларының реликвияләре күргәзмәсендә булды. Уникаль экспозицияне «Кол Шәриф» мәчете холлында карарга мөмкин иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейларга (күргәзмәләргә, милли бәйрәмнәргә) бару Татарстан Республикасы Президентының «2023 елны Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү турында» 20.10.2022 елның ПУ-750 номерлы Указын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны үтәү кысаларында үткәрелә.

Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең реликвияләре күргәзмәсе – бу исламның кыйммәтле мирасын күрү өчен уникаль мөмкинлек. Экспозициядә пәйгамбәр кылычы һәм май өчен касә, пәйгамбәрнең хатыны һәм кызы Фатыйма Биләлнең чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлиднең поход фляжкасы һәм калчугасы, шулай ук Абү Бәкернең пычагы тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International