Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Әтнә районы Өзем авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Кабул итүгә килгән гражданнарны кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар кызыксындырды:
- көнкүреш техникасы, җиһазлар, киемнәр сатып алу,
- азык-төлек, дарулар бәяләре һәм сыйфаты турында.
Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде.
Йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.