Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы гражданнарны кабул итте

2023 елның 16 июне, җомга

2023 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Шигали авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча дә хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару сроклары, икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү мәсьәләләре кызыксындырды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International