2023 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Полянка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм күңелсез очракларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында сөйләштеләр. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.
Шулай ук, күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.