«Татарстанда яшәүче халыкларның бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итү мөһимлеген исәпкә алып, 2023 елны республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм». Р.Миңнеханов.
2023 елның 16 июнендә Яр Чаллы территориаль органында чираттагы хезмәт әзерлеге дәресе уздырылды. Җитәкче Гөлшат Вафина тарафыннан дәрес темасы «Татар халкының традицияләре. Сабантуй Бәйрәме» дип игълан ителгән иде.
Үз чыгышларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Сабантуй» - аның тарихы, формалашуы һәм йолалары» темасын ачтылар.
Сабантуй традицион рәвештә зур мәйданда үткәрелә. Сабантуйларда иң яраткан һәм иң популяр ярышлар булып милли көрәш, шулай ук ат чабышлары кала. Параллель рәвештә төрле күңелле ярышлар үткәрелә:
- йомырка салган кашык белән йөгерү;
- су белән тулы чиләкләр белән йөгерү;
- капчыкларда йөгерү;
- бер кешенең аягын икенче кеше аягына бәйләп, икешәрләп йөгерү.
Баганада капчык белән сугышу, катыктан акча эзләү, бәйләнгән күзләр белән чүлмәк вату һәрвакыт күңелле уза.
Аркан тартышу, таяклар белән тартышу, биек, шома баганага менү бик популяр уеннар.
Бер үк вакытта җырчылар, шигырь укучылар, биючеләр ярышлары үткәрелә. Барлык ярышларның үзенчәлекле ягы - анда булган һәркем теләсә кайсы вакытта уеннарда катнаша ала. Чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар бердәмлеге Сабантуйны чын бәйрәм итә. Ярышлар иртәннән кичкә кадәр дәвам итә. Сабантуй азагында самовыр артында гаилә белән чәй эчүләр оештырыла, милли тәм-томнар белән кунакларны сыйлыйлар.
Сабантуй турында кызыклы фактлар:
- Борынгы заманда Сабантуйда көрәш буенча ярышларда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да катнашкан, аларны һәрвакытта да нечкә затлар дип атап булмый. Мәсәлән, XII гасырда Идел буе Болгариясе Әмире кызы Шамгун-Саина көрәштә батыр ирен җиңә һәм хәтта аның кабыргаларын имгәтә.
- Сабантуйга йомыркаларны православие Пасхасына әзерләнгән кебек буяганнар. Аларны бәйрәм вакытында төрле конкурсларда кулланганнар.
- Чәк-чәк Сабантуеның традицион ризыгы дип санала. Башта ул туй ризыгы гына дип саналган. Соңрак бу тәм-томны башка бәйрәмнәрдә дә әзерли башлаганнар. 2016 елда Түбән Новгородта Федераль Сабантуйда 200 килограммлы Чәк-Чак әзерләгәннәр, аның белән барлык теләүчеләрне дә сыйлаганнар.
Татарстанда күп санлы милләтләр тынычлыкта һәм үзара хөрмәт белән яши, хезмәт итә, лаеклы тормыш булдыра, анда Татарстан территориясендә яшәүче һәр халыкның телләре, мәдәнияте һәм традицияләре саклана.
Очрашу ахырында Яр Чаллы территориаль органы коллективы, татар халкының традицияләрен саклап, түгәрәк өстәл артына җыелды һәм хуш исле һәм тәмле чәк - чәктән авыз итте.
Яр Чаллы территориаль органы коллективы Татарстан Республикасында яшәүчеләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлый, республикабызның чәчәк атуын тели.