18 июньдә, традиция буенча, Түбән Кама районы Ильинка авылы янындагы мәйданда, язгы чәчү эшләренең тәмамлануын символлаштырган Сабантуйны билгеләп үтү өчен, Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары җыелды. Моннан тыш, бу бәйрәмне хезмәт, бердәмлек һәм дуслык бәйрәме дип тә атыйлар. Бу чара һәрвакыт күңелле, дустанә атмосферада уза. Әлбәттә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә бу искиткеч чарада катнашмыйча кала алмады.
Сабантуй бәрәменең бурычларының берсе - милли тормышның күптөрлелеген чагылдыру. Бу көнне Халыклар дуслыгы йортларының милли җәмгыятьләре үзләренең милли колоритын күрсәтергә тырышты: гореф-гадәтләр, милли кием һәм кухняларын тәкъдим иттеләр. Милли ишегаллары һәрвакыт бәйрәмнең бизәге булып тора. Алар үзләренә матур бизәкләребелән ерактан ук җәлеп итәләр, аларда халык күңеленең байлыгы, иҗади фантазия, мәдәният, халыкларның милли колориты чагыла. Хуҗалар кунакларны җырлар белән каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмгә килгән һәркем үзенә якын булган һәм җаны теләгәнне сайлый алды. Бу бәйрәм барлык катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр, күтәренке рух, энергия һәм игелекле эшләргә уңай караш бүләк итте.
Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Дөньядагы Халыклар дуслыгы – җирдә булырга мөмкин булган иң мөһим нәрсә. Дуслык белән генә тынычлыкка һәм бәхеткә ирешеп була.