Узган елның сентябрендә Татарстан Республикасында беренче тапкыр кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасы кабул ителгән иде. Программа “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасын раслау турында” 29.09.2012 ел, №814 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре укучылары өчен кулланучы белемнәренең нигезләре буенча республика олимпиадасын үткәрү турында хәбәр итә.