Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен (сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм әче балдан тыш) ваклап сатуны гамәлгә ашыручы алкоголь базарында катнашучыларның игътибарына

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 сентябреннән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 03.04.2023 елның  108-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керә, алар нигезендә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен (сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм баллы эчемлекләрдән тыш) ваклап сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар, мондый продукциянең ваклап сату күләме турындагы мәгълүматны алкоголь продукциясе җитештерү күләме һәм әйләнеше турында мәгълүматны фиксацияләү һәм тапшыруның техник чараларын кулланып, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тапшыруны тәэмин итәргә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International