2023 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату очрагы һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.
Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында файдалы киңзәләр белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.