2023 елның 13 июлендә Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында чираттагы гражданнарны күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде. Чара дәвамында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультация алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагылышлы:
- сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару сроклары турында;
- гарантияле ремонт үткәрү вакыты турында.
Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны актуаль темалар буенча аңлаткан буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.