Кукмара районының Назаров авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Кукмара районының Манзарас авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Чара кысаларында сыйфатсыз товарларны сату һәм конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юллары мәсьәләләре күтәрелде. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International