Әтнә районы Көңгәр авылында гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 21 июле, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.

Гражданнар өчен чираттагы чара 2023 елның 21 июлендә Әтнә районының Көңгәр авылында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашты.

Авыл халкы булачак чара турында тиешле белдерүләр аша алдан ук хәбәр ителгән иде, һәм билгеләнгән вакытта алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән вазифаи затка мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык яңгыраган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларына сылтама белән хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән брошюралар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International