Хуҗалык субъектлары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.

Көчле базар конкуренциясе шартларында компаниянең озак вакыт популяр булуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәл иткеч фактор булып тора. Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә бердәнбер конкурентлы өстенлек булып кала.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Барлык мәсьәләләр буенча да аңлатмалар бирелде, сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International