Казанда футбол матчы узган көнне алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр

2023 елның 4 августы, җомга

Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «Спартак» (Мәскәү шәһәре) Премьер – лига командалары арасында футбол буенча Россия Чемпионаты матчы узган көнне алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Бу карар иминлекне тәэмин итү максатларында кабул ителде, дип хәбәр ителә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документта.

Гомуми туклану йортларында сатудан тыш, алкогольне ваклап сату тыела, бу  бары тик бер көнгә — 5 августка гына кертелә. «Ак Барс Арена» тирәсендәге территориядә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь эчемлекләре сатылмаячак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 5 августта алкогольне ваклап сатуга рөхсәт ителмәгән территорияләрнең түбәндәге чикләре билгеләнде: Әмирхан проспекты буенча, Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр, Адоратский урамы буенча Лаврентьев урамына кадәр, Лаврентьев урамы буенча ишегалды территорияләре буйлап Гаврилов урамына кадәр, өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча Троицкий урманы урамына кадәр, ә аннары Казанканың су акваториясе кырыеннан Әмирхан проспектына кадәр.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенә һәм килешү буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International