Профилактик эшне көчәйтергә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 17 августында Питрәч районы администрациясе бинасында сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашты.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча 2023 елның 7 аенда районда алкоголь белән агулануның 4 очрагы теркәлгән һәм аларның барысы да үлем белән тәмамланган. Агуланулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырдан артык кимегән, әмма үлемнәр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов тиешле хезмәт вәкилләренә профилактик эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын, шулай ук Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан контроль чаралар үткәрүгә мораторий гамәлдә булган шартларда башка хокук бозуларны кисәтү максатыннан профилактик эш алып барыла.

Агымдагы елның 7 аенда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез чаралар барышында хокук бозу фактлары ачыкланды (БДАМСта алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнешен тиешенчә исәпкә алмау; алкогольле продукцияне ваклап сату тәртибен бозу; алкоголь продукциясенә билгеләнгән минималь ваклап сату бәяләрен түбәнәйтү). Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча хуҗалык итүче субъектларга кисәтүләр ясалды.

Моннан тыш, профилактика максатларында профилактик визитлар үткәрелә, алар барышында хуҗалык итүче субъектларга гамәлдәге закон нормалары җиткерелә, шулай ук эшмәкәрләрдә булган сораулар буенча консультацияләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International