Закон сагында

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 23 августында Балык Бистәсе районы полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорованың хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуы узды. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлек башлыгы, начальник урынбасарлары, хезмәткәрләр, участок хезмәткәрләре катнашты.

Эшлекле очрашу барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү, чаралар үткәрү һәм административ материалларны рәсмиләштерү тәртибе мәсьәләләре каралды. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының аерым статьялары, конкрет мисалларда хокук бозуларны квалификацияләү җентекләп каралды.

Полиция бүлеге хезмәткәрләреннән күп кенә сораулар килде, аларга аңлатмалар бирелде.

Мәгълүмат өчен: 2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 214 тикшерү чарасы үткәрелде. Шуларның 46сы адреслы тикшерүләр (шәхси хуҗалыклар, сәүдә объектлары), 168се алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз ташыган өчен автотранспорт тикшерүләре. Спиртлы продукцияне законсыз сату турында 4 хәбәр эшләнгән.

Балык Бистәсе районы полиция бүлеге белән мәгълүмати хезмәттәшлек җайга салынган: алкогольне законсыз сату фактлары һәм урыннары турында килгән барлык мәгълүмат оператив чаралар үткәрү өчен вакытында җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International