«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада үткәрү кысаларында Биектау районы мәктәбе укучылары белән очрашу узды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика Олимпиадасын инде беренче ел гына үткәрми.

Мәктәп укучыларының Олимпиадаларда катнашуының бәхәссез уңай яклары бар: беренчедән тәҗрибә һәм белем җыю, дөньяга күзаллауны киңәйтү. Икенчедән, җиңгәндә дә, җиңелгәндә дә бала күп хисләр кичерә һәм аларны аңларга, алар белән көрәшергә өйрәнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада нәтиҗәләре балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең рейтинг бәяләмәсенә кертелгән.

2023 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Иске Казан төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 8-11 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, анда тыңлаучыларны Олимпиада турында мәгълүмат белән таныштырдылар, актив катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International