Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәмне Россия Юстиция министрлыгының Дәүләт электрон сервисы аша алырга мөмкин

2023 елның 8 сентябре, җомга

«Хокук.рф» хокукый ярдәм порталы

Портал нәрсәләрне рөхсәт итә?

- телефон аша юрист консультациясен алу

- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү

- Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылу

- иң кирәкле тормыш ситуацияләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.

Порталдан теләсә кайсы граждан бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак. Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Порталның шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә (gosuslugi.ru).

2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайлагыз һәм «мөрәҗәгать итү» төймәсенә басыгыз.

3. Алга таба шәхси мәгълүматны сезнең ситуациягезгә карап тутырыгыз.

1 адым - бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ташламалы категорияне сайлау.

2 адым - мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, Сезнең белән аралашуның кирәкле форматын күрсәтегез һәм кабул итүгә язылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International