Татарстан Кроссы – 2023

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 16 сентябрендә катнашучылар саны буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы - «Татарстан кроссы - 2023» узды.

Татарстан кроссы - ел саен үткәрелә торган ярышлар, анда профессионаллар һәм спорт сөючеләр – шәһәр һәм районнар халкы, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар, мөмкинлекләре чикле кешеләр, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре актив катнаша.

Спорт бәйрәме Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ял итүгә, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә һәм меңләгән йөгерү сөючеләрне, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләрен җыйды.

Беренчеләрдән булып шәһәр һәм район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр, югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләре старт алды. Соңыннан эстафетаны мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре кабул итте.

Бу чын спорт бәйрәме булды, анда иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International